Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанлылар өчен пенсияне индексацияләү мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия ачылачак

Чәршәмбе, 30 гыйнвар көнне, Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге пенсияне индексацияләү мәсьәләләре буенча түләүсез кайнар линия ача.Бу хакта Россия Пенсия фондының Республика бүле...

Чәршәмбе, 30 гыйнвар көнне, Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге пенсияне индексацияләү мәсьәләләре буенча түләүсез кайнар линия ача.
Бу хакта Россия Пенсия фондының Республика бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
"10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан буенча 8-800-100-26-27 номеры буенча түләүсез кайнар линия телефоны эшләячәк. Пенсия фонды бүлеге белгечләре иминият пенсияләрен индексацияләү һәм авыл хуҗалыгы стажына өстәмә түләүләр турындагы сорауларга җавап бирәчәк", - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Башка көннәрдә ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлегенең контакт-үзәгенә дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 дән 16.45кә кадәр шалтыратырга мөмкин, төшке аш - 12.00дән 12.45кә кадәр, бәйрәм һәм ял көннәрендә контакт-үзәк эшләми
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/29/179748/

Комментарийлар