Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанга Урта Азиядән китерелә торган яшелчә, җиләк-җимеш күп очракта зарарланган була

Татарстанга Урта Азиядән кертелә торган яшелчәгә һәм җиләк-җимешкә еш кына корткычлар зыян салган була. Бу турыда «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча фитосанитар к...

Татарстанга Урта Азиядән кертелә торган яшелчәгә һәм җиләк-җимешкә еш кына корткычлар зыян салган була.
Бу турыда «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча фитосанитар күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Альберт Кадыйров сөйләде.
«Фитосанитария профилактикасы һәм санитария нормаларын үтәмгән өчен административ җаваплылык яный, хокук бозучыга 10 мең сумга кадәр штраф каралган. Моннан тыш, Татарстан Республикасына кертелә торган яшелчә һәм җиләк-җимеш бер кешегә 5 кг чамасы гына рөхсәт ителә, чәчәк бәйләме дә өчтән артырга тиеш түгел. Бу чикләүдән арткан продукция тикшерелергә һәм санитария нәтиҗәсе ясалырга тиеш», — диде Кадыйров.
Спикер сөйләвенчә, 2018 елда Россельхознадзор инспекторлары 4 меңнән артык авиарейсны тикшергәннәр һәм 2 тоннадан артык бозык продукцияне юкка чыгарган. Зарарланган продукция күпчелек очракта Азәрбайҗан, Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан кертәләр.


Фото: архив/Александр Эшкинин




Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/05/170981/

Комментарийлар