Татарстанга грипп килергә мөмкин
Татарстанда грипп эпидемиясе декабрь ахырында башланачак.Бу хакта "Татар-информ"га Россия кулланучылар күзәтчелегендә әйткәннәр. Әлегә республикада бер генә грипп очрагы да теркәлмәгән. Шул ук вакытта...
Татарстанда грипп эпидемиясе декабрь ахырында башланачак.
Бу хакта "Татар-информ"га Россия кулланучылар күзәтчелегендә әйткәннәр. Әлегә республикада бер генә грипп очрагы да теркәлмәгән. Шул ук вакытта ОРВИ белән авыручылар саны көннән-көн арта - өлкәннәр арасында күрсәткечләр эпедимия бусагасыннан 34 процентка артып киткән.
Исегезгә төшерәбез, 1 764 880 татарстанлы, ягъни халыкның 47,5 проценты грипптан вакцинация ясаткан.
Комментарийлар