Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанга буран һәм көчле җил килә

Иртәгә, 27 мартта, Татарстан территориясенә болытлы һава торышы (көндез – аязучан) әйләнеп кайтачак. Вакыты белән юеш кар, көндезен яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән буран һәм бозлавык булырга мөмкин Бу х...

Иртәгә, 27 мартта, Татарстан территориясенә болытлы һава торышы (көндез – аязучан) әйләнеп кайтачак. Вакыты белән юеш кар, көндезен яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән буран һәм бозлавык булырга мөмкин Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

0102-1


Көньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә, әмма төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә җил секундына 15-18 метрга кадәр (шул исәптән Казанда – 16 метрга кадәр) көчәергә мөмкин. Юлларда бозлавык хасил була.
Кичен һәм төнлә термометр баганалары нульдән 4 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава 2-7 градуска кадәр җылына.
Фото: Михаил Захаров

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/26/183331/

Комментарийлар