Татарстандагы өч елгада суның биеклеге ике метрга диярлек күтәрелгән
Татарстандагы өч елгада (Мишә, Кече Чирмешән һәм Актай) суның биеклеге ике метрга диярлек күтәрелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәс...
Татарстандагы өч елгада (Мишә, Кече Чирмешән һәм Актай) суның биеклеге ике метрга диярлек күтәрелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
![ТаÑаÑÑÑÐ°Ð½Ð´Ð°Ð³Ñ Ó©Ñ ÐµÐ»Ð³Ð°Ð´Ð° ÑÑнÑÒ£ биеклеге ике меÑÑга диÑÑлек күÑÓÑелгÓн](http://tat.tatar-inform.ru/upload/image/2019/04/09/sTkLlAmFrJw.jpg)
Республиканың күпчелек елгалары һәм сулыкларында суның биеклеге күпьеллык уртача максималь һәм куркыныч күрсәткечләрдән түбәнрәк.
Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге Югары Ослан торак пункты янында 7 сантиметрга күтәрелеп, 50,19 метр тамгасында туктап калган. Куркыныч зонага кадәр әле тагын дүрт метр бар.
Түбән Кама сусаклагычында – Чаллы шәһәре янында суның биеклеге 63,35 метр билгесенә җиткән – бу моннан алдагы күрсәткечләргә караганда 2 метрга биегрәк. Түбән Кама ГЭСының түбән бьефында суның биеклеге 28 сантиметрга күтәрелгән.
Республика территориясендә кешеләр күпләп бозга керә торган 96 урын контрольдә тотыла, шуларның 53е кулланыла.

Комментарийлар