Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстандагы иң зур балалар бакчасы ачылды

1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә, Казанның Идел буе районы “Имәнлек экопаркы” (“Экопарк Дубрава”) торак комплексында (Ә.Терегулов ур., 18) Татарстандагы иң зур балалар бакчасы ачылды. Фото h...

1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә, Казанның Идел буе районы “Имәнлек экопаркы” (“Экопарк Дубрава”) торак комплексында (Ә.Терегулов ур., 18) Татарстандагы иң зур балалар бакчасы ачылды.
print_1356567_1546782 Фото http://president.tatarstan.ru
Бу – “Бала-сити” халыкара полилингваль балалар бакчалары челтәренең республика башкаласындагы дүртенче филиалы. 486 сабыйга исәпләнгән мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү йортын ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, Казан шәһәре Башкарама комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җәмалетдинов һ.б. катнашты.
“Бала-сити” халыкара полилингваль балалар бакчалары челтәре директоры Альбина Насыйрова сүзләренчә, яңа ачылган бакчаның үзенчәлеге шунда: сабыйлар дөньяны берьюлы 4 телдә – татар, рус, инглиз һәм кытай телләрендә танып белә. Өстәмә рәвештә испан телен дә өйрәнеп була. Шунысын аерым билгеләп үтәргә кирәк: бакчада татар-инглиз төркеме дә бар.
“Бу төркемгә балалар җыелды. Без моңа бик шат. Саф татар телендә аралашучы, инглизчә дә сөйләшә белүче сабыйлар тәрбияләргә ниятлибез” – дип билгеләп үтте ул.
Балалар бакчасының мәйданы 7 мең кв.м тирәсе тәшкил итә. Ул 18 төркемгә исәпләнгән, бүгенгә 10 төркем тупланган. Монда яшь ярымнан 7 яшькә кадәрге балалар кабул ителә. Яңа ачылган бакчада җыр, бию, спорт һ.б. заллар бар. Сабыйларга спортның фехтование, футбол, айкидо, каратэ кебек төрләре шөгыльләнү мөмкинлеге булдырылган. Балаларны актерлык осталыгына Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әйдәп баручы артистлары өйрәтә.
Альбина Насыйрова әйтүенчә, “Имәнлек экопаркы” торак комплексында яшәүчеләргә сабыйларын әлеге шәхси балалар бакчасына йөртү аена 11 мең сумга төшә, калганнарга – 23 мең сум. “Бу бәягә телләр өйрәнү, лего һәм йога дәресләре, җыр, бию һәм башкалар кергән. Әти-әниләрнең сабыйларын бүтән түләүле түгәрәкләргә йөртү ихтыяҗы юк”, – ди ул.
Тантанада Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләп, Халыкара балаларны яклау көне белән тәбрикләде.
“Татарстанда күптөрле балалар бакчалары төзелде, әмма бүген ачыла торганы иң уникаль һәм алга киткәннәрдән санала. Биредә, берьюлы 4 тел өйрәтү белән беррәттән, сабыйлар үсеше өчен башка бик күп мөмкинлекләр каралган”, – дип билгеләп үтте ул. Президент хәзерге вакытта Татарстанда 25 шәхси балалар бакчасы эшләвенә игътибарны юнәлтеп: “Без теләсә кайсы форманы хуплыйбыз. Мондагы табигать тә, балалар бакчасы да бик матур. Балаларыбыз сөенсә, без дә алар белән бергә сөенәчәкбез!” – диде һәм балалар бакчасына кирәк-яраклар алу өчен 100 мең сумга сертификат тапшырды.
Аннан соң директор мәртәбәле кунаклар өчен тәрбия йорты буйлап экскурсия үткәрде. Балалар аларга актерлык осталыгы, спорт белән ни рәвешле шөгыльләнүләрен, кытай телен һәм мәдәниятен өйрәнүләрен һ.б. һөнәрләрен күрсәтте.
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар