Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда юл һәлакәте нәтиҗәсендә машиналар янып, дүрт кеше һәлак булган

17 июль көнне кичке биш тулып киткәч, Минзәлә районындагы М-7 трассасының 1186 километрында куркыныч юл һәлакәте килеп чыккан, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы.УАЗ машинасы белән прицепcыз "Форд" йөк ма...

17 июль көнне кичке биш тулып киткәч, Минзәлә районындагы М-7 трассасының 1186 километрында куркыныч юл һәлакәте килеп чыккан, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы.
УАЗ машинасы белән прицепcыз "Форд" йөк машинасы бәрелешкән. Каты бәрелүдән машиналар яна башлаган. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә "УАЗ" машинасы йөртүчесе һәм анда утырган өч пассажир һәлак булган - шәхесләре ачыклана. Йөк машинасы йөртүчесе зыян күрмәгән. Фаҗиганең килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.
2efe09898a7ffa57dafc9769918344c9
26ef531dec63a40c5f29066d538b676b
a32596d7d714248b54c20301cd34b2ea
 
Фото: ГУ МЧС по РТ.
 
 

Комментарийлар