Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда юл буенда тәгәрмәч алыштыручы ир-атларны машина бәрдергән

6 июнь көнне иртәнге җидедә Чаллы яныннан узучы М-7 трассасында аянычлы юл һәлакәте килеп чыккан, дип хәбәр итә ProKazan.ru.Беренчел мәгълүматлар буенча, «Peugeot 308» автомобиле руле артында баручы 3...

6 июнь көнне иртәнге җидедә Чаллы яныннан узучы М-7 трассасында аянычлы юл һәлакәте килеп чыккан, дип хәбәр итә ProKazan.ru.
Беренчел мәгълүматлар буенча, «Peugeot 308» автомобиле руле артында баручы 36 яшьлек хатын-кыз, юл буенда машина тәгәрмәче алыштыручы ир-атларны күреп өлгермәгән. Нәтиҗәдә, чит ил машинасы кешеләрне бәрдергән. Зыян күрүчеләрнең берсе, 45 яшьлек ир-ат алган яраларыннан һәлак булган. Икенчесен, 58 яшьлек ир-атны хастаханәгә илткәннәр.
 

Комментарийлар