
Начар һава шартлары 22 февральдә – кичен һәм 23 февральдә тәүлек буе дәвам итәр дип фаразланыла. Татарстанда кар, юеш кар, яңгыр һәм пыскак яңгыр явачак. Кайбер районнарда бозлы яңгыр көтелә. Буран чыгачак – күз күременең 500 метрдан да кимрәк булуы ихтимал. Юлларда бозлавык, кар көртләре хасил була.
Көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 15-20, төнлә һәм иртәнге якларда 23 метрга кадәр җитеп көчәя.
23 февральдә һава температурасы төнлә 4-9 градус салкын, көндез 1 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылыта.
Комментарийлар