Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда яшәүчеләрне кыскартылган эш атнасы көтә

атарстан Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституция көне бәйрәмнәре бәйле рәвештә бу эш атнасы өч көнгә кыскарды.«Җитештерү календаре буенча 4, 5, 6 һәм 7 ноябрь эшләми торган ял көннәре булып...

атарстан Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституция көне бәйрәмнәре бәйле рәвештә бу эш атнасы өч көнгә кыскарды.
«Җитештерү календаре буенча 4, 5, 6 һәм 7 ноябрь эшләми торган ял көннәре булып тора.
РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә 4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне — ял көне булып тора. Татарстан Республикасы Законы нигезендә 6 ноябрь — Татарстан Республикасы Конституциясе көне эшләми торган бәйрәм көне булып тора», диелгән Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәтендә.
Яллар һәм бәйрәм көннәре туры килгәндә ял көннәренә өстәмә ял көне бирелми. РФ Хөкүмәте карары белән 2 гыйнвар шимбәсеннән ял көне 5 ноябрь җомга көнгә күчерелде. Шулай итеп, бу эш атнасы өч көнгә кадәр кыскарды. 3 ноябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.
РФ Президенты Владимир Путин «Россия Федерациясе территориясендә эш көне булмаган көннәрне 2021 елның октябрь-ноябренә билгеләү турында»гы указга имза куйды. Документ нигезендә, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр хезмәткәрләрнең хезмәт хакын саклап калу белән бәйле эшләми торган көннәр дип санала.
 

Наталья Рыбакова


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/society/01-11-2021/tatarstanda-yash-chel-rne-kyskartylgan-esh-atnasy-k-t-5842318

Комментарийлар