Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда яшәүчеләр Яңа ел каникулында ун көн рәттән ял итәчәк

Татарстанда яшәүчеләрне алда Яңа ел каникуллары көтә.«Быел 31 декабрь ял көне дип санала. Россия Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар — Яңа ел каникулы, ә 7 гыйнвар — Ра...

Татарстанда яшәүчеләрне алда Яңа ел каникуллары көтә.
«Быел 31 декабрь ял көне дип санала. Россия Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар — Яңа ел каникулы, ә 7 гыйнвар — Раштуа көне, эш көне булмаган бәйрәм көне булып тора», дип хәбәр итә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
2022 елда 1 һәм 2 гыйнвар ял көннәренә туры килә. Шуңа күрә Россия Хөкүмәте карары белән яллар шимбә, 1 гыйнвардан 3 майга, ә якшәмбе, 2 гыйнвардан 10 майга күчерелде.
Шулай итеп, Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан яшәүчеләр ун көн рәттән ял итә.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/22-12-2021/tatarstanda-yash-chel-r-ya-a-el-kanikulynda-un-k-n-r-tt-n-yal-it-ch-k-5845729

Комментарийлар