Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда яшәүчеләр «Үлемсез полк» акциясенә 9 майга кадәр кушыла ала

Быел «Үлемсез полк» акциясе онлайн узачак. Татарстанда яшәүчеләр анда катнашу өчен 9 майда көнең беренче яртысына кадәр акция партнерлары сайтында теркәлә ала. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.Теләге...

Быел «Үлемсез полк» акциясе онлайн узачак. Татарстанда яшәүчеләр анда катнашу өчен 9 майда көнең беренче яртысына кадәр акция партнерлары сайтында теркәлә ала. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.
Теләге булган һәркем «ВКонтакте», «Одноклассники» социаль челтәрләрнең мини-кушымталарында, шулай ук «Банк Памяти» ресурсында бөтенроссия акциясенә кушыла ала. «Үлемсез полк» сайтында теркәлү 7 майда төгәлләнде.
Быел онлайн-акция җирле вакыт буенча көндезге сәгать өчтә проект сайтында, социаль челтәрләрдә һәм телевизион каналлар битләрендә башланачак.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/society/08-05-2021/tatarstanda-yash-chel-r-lemsez-polk-aktsiyasen-9-mayga-kad-r-kushyla-ala-5822443

Комментарийлар