Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда яшәүчеләр банкротлык турында гаризаларны ешрак тапшыра башлаган

Татарстанда физик затларның банкротлык процедуралары саны артуы күзәтелә. ТР буенча Росреестр идарәсенең үз-үзен көйли торган оешмалар өлкәсендә контроль (күзәтчелек) бүлеге башлыгы Гөлия Елесина «Тат...

Татарстанда физик затларның банкротлык процедуралары саны артуы күзәтелә. ТР буенча Росреестр идарәсенең үз-үзен көйли торган оешмалар өлкәсендә контроль (күзәтчелек) бүлеге башлыгы Гөлия Елесина «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.
Татарстанда яшәүчеләр банкротлык турында гаризаларны ешрак тапшыра башлаган
«Бүген без тотрыклы тенденцияне күрәбез: физик затларның банкротлык процедуралары саны артуы күзәтелә. Илнең башка төбәкләре белән чагыштырганда, татарстанлылар моннан активрак файдалана. Республикада яшәүчеләр үз хокукларын яхшы белә һәм бурычларга бәйле проблемаларны җайга салу өчен закон тарафыннан бирелгән мөмкинлекләрдән теләп файдалана», - дип хәбәр итте Елесина.
Интервью с начальником отдела по контролю в сфере СРО  Росреестра по РТ Гулией Елесиной
Аның сүзләренчә, 2018 елда Татарстанда бурычлы затлардан банкротлык турында – 841, кредиторлардан – 156, салым хезмәтеннән 28 гариза кабул ителгән.
Гаризаларның күпчелеген әҗәтләре 500 меңнән 3 миллион сумга кадәр тәшкил иткән татарстанлылар тапшырган – узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда аларның саны 752 булган. Бурычы 1 миллиард сумнан артып киткән эшкуарлардан биш гариза килгән, дип искәртте Елесина.
Фото: Рамиль Гали, Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/14/186210/

Комментарийлар