Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда яшен һәм бозлы яңгыр көтелә

Бүген, 24 июньдә, көндез һәм кич белән Татарстанда яшенле һәм бозлы яңгырлар көтелә.Татарстан синоптиклары хәбәр иткәнчә, республикада һәм Казанда яшен вакытында җил тизлеге кыска вакытка 15-20 м\с-ка...

Бүген, 24 июньдә, көндез һәм кич белән Татарстанда яшенле һәм бозлы яңгырлар көтелә.
Татарстан синоптиклары хәбәр иткәнчә, республикада һәм Казанда яшен вакытында җил тизлеге кыска вакытка 15-20 м\с-ка кадәр көчәергә мөмкин. Шквал вакытында җил тизлеге секундына 23 метрга җитүе ихтимал.
Төнлә температура +17.+22 градус була. Көндез һава +30.+35 градуска кадәр җылыначак.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/23-06-2021/tatarstanda-yashen-m-bozly-ya-gyr-k-tel-5827863 

Комментарийлар