Татарстанда яңгыр көтелә һәм температура +21 градуска кадәр күтәреләчәк
Җәйнең беренче көнендә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, көнчыгыш районнарда урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез +21 градуска кадәр җылыта.«Якын көннәрдә Татарстан территориясенә...
Җәйнең беренче көнендә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, көнчыгыш районнарда урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез +21 градуска кадәр җылыта.
«Якын көннәрдә Татарстан территориясенә төньяк-көнбатыштан күченүче антициклон йогынты ясаячак», - диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәрендә.
2 һәм 3 июнь республика территориясендә явым-төшем ихтималы аз, төнлә температура +4, +9, көндез +17, +22 градус тәшкил итәчәк.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең башлангыч фаразыннан күренгәнчә, җомга һәм шимбә көннәрендә антициклон йогынтысында коры һава торышы сакланачак. Температураның бераз күтәрелүе (төнлә +12, җомга көнне көндез +23, шимбәдә +27 градуска кадәр) күтәрелүе көтелә.

Комментарийлар