Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда яңгыр, көчле җил һәм 21 градуска кадәр җылы көтелә

29 майда, Татарстанда тотрыксыз һава торышы саклана, шул ук вакытта һава температурасы күтәреләчәк.Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә төбәктә, ә көндез урыны белән яңгыр көтелә. Ка...

29 майда, Татарстанда тотрыксыз һава торышы саклана, шул ук вакытта һава температурасы күтәреләчәк.
Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә төбәктә, ә көндез урыны белән яңгыр көтелә. Казанда да кыска вакытлы яңгыр фаразлана. Бу турыда ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр итә.
Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, көндез 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +7..+12 градус көтелә. Республика башкаласында +9..+11 градус булырга мөмкин. Көндез һава температурасы +16..+21 градуска кадәр (Казанда +17..+19 градус) күтәреләчәк.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында Татарстанда яңгыр акрынлап туктаячак, һава температурасы +25 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-yangyr-kocle-il-ham-21-graduska-kadar-yly-kotela-5855224

Комментарийлар