Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда янә яшенле яңгыр, боз явуы һәм көчле җил көтелә

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, иртәгә, 24 майда Татарстанда янә һава шартларының бозылуы көтелә.Дүшәмбе көнне төнлә һәм көндез республик...

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, иртәгә, 24 майда Татарстанда янә һава шартларының бозылуы көтелә.
Дүшәмбе көнне төнлә һәм көндез республикада урыны белән яшенле яңгыр явуы ихтимал. Шулай ук көчле җил көтелә, аның тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Моннан тыш, төнге сәгатьләрдә Казанда, ә көндез республика территориясендә урыны белән боз явуы ихтимал, дип искәртә метеорологлар.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/23-05-2021/tatarstanda-yan-yashenle-ya-gyr-boz-yavuy-m-k-chle-il-k-tel-5824263

Комментарийлар