Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда яңа музей барлыкка киләчәк

ДЧ-2018 узганнан соң Татарстанда “Казан Арена” стадионында Спорт музее барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.“Казан Арена” стадионында FIFA 2018 футбол буенча дөнья чемпионаты...

ДЧ-2018 узганнан соң Татарстанда “Казан Арена” стадионында Спорт музее барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
“Казан Арена” стадионында FIFA 2018 футбол буенча дөнья чемпионатыннан соң Татарстанның Милли спорт музее ачылачак. Бу хакта Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Министр сүзләре буенча, музей стадионның беренче катында 1,5 мең кв. метрга якын мәйданны биләячәк. Бүгенге көндә ул Спорт сараенда урнашкан, ләкин анда барлык коллекцияләр өчен дә урын җитми. В.Леонов өстәгәнчә, тамашачылар экспозициядә Татарстанның профессиональ спорт клубларын да күрәчәкләр – “Рубин” ФК, “Ак Барс” ХК, “Уникс” БК, “Зенит” ВК.
Стадион территориясендә музей ачылу турында беренче тапкыр Владимир Леонов бу елның гыйнвар аенда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә Министрлык коллегиясе утырышында әйтеп үтте. Ул вакытта ул яңа тенденцияләрне исәпкә алып, яңартылган музей ачарга тәкъдим итте.
Искәртергә кирәк, футбол буенча дөнья чемпионаты 14 июньнән 15 июльгә кадәо Россиянең 11 шәһәрендә үтәчәк. Казан ДЧ-2018 төркем этаплары матчларын кабул итә: Франция - Австралия (16 июнь), Иран - Испания (20 июнь), Польша - Колумбия (24 июнь), Көньяк Корея - Алмания (27 июнь). Шулай ук Татарстан башкаласында 1/8 (30 июнь) һәм 1/4 (6 июль) финалларының берәр уены узачак.

Комментарийлар