Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда ялган белешмә ясаган ришвәтче табиблар хөкем ителгән

Быелның 9 ае эчендә Татарстанда сәламәтлек саклау һәм социаль яклау өлкәсендә 246 коррупцион юнәлештәге җинаять теркәлгән. Бу хакта бүген Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында узган брифингта Икъ...

Быелның 9 ае эчендә Татарстанда сәламәтлек саклау һәм социаль яклау өлкәсендә 246 коррупцион юнәлештәге җинаять теркәлгән. Бу хакта бүген Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында узган брифингта Икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең бүлек башлыгы Ринат Акчурин белдерде.
5422
Аның әйтүенчә, бу очракта медицина һәм социаль тәэминат өлкәләре аерып каралмаган, чөнки бүгенге көндә, нигездә, инвалид дип тану белән бәйле җинаятьләр ачыклана. “Бу медицина-социаль экспертиза бюросының вазыйфаи затлары. Бу очракта табиблар һәм социаль өлкә хезмәткәрләре өзлексез бәйләнгән”, - диде Ринат Акчурин.
Мисалларга килсәк, Яр Чаллыда арадашчы, II төркем инвалидлык алу өчен, медицина-социаль экспертиза бюросы хезмәткәрләренә 52 мең сум күләмендә ришвәт тәкъдим итә. Төрле төркем инвалидлык алу өчен ришвәт бирү очраклары буенча “кара исемлек”тә шулай ук Лениногорск, Чирмешән районнары бар. Ринат Акчурин тикшерү барышында барлыгы 1 млн 257 мең сум күләмендә ришвәт акчасы белән бәйле 45 эпизод ачыкланганын әйтте. Суд карарлары нигезендә барлык фигурантлар үз җәзасын алган.
2016 елның 11 июлендә Сарман Үзәк район хастаханәсе сырхауханәсе шәфкать туташы кулга алынган. Ул “инвалидлык статусын раслау өчен” медицина-социаль экспертиза баш бюросы хезмәткәрләренә бирелергә тиешле булган 30 мең сум ришвәт алуда гаепләнә.
Хәрби чакырылыш чорында да сәламәтлек саклау линиясе буенча хокук бозу очраклары теркәлә. Яшь егетләр Армия сафларында хезмәт итмәс өчен акча төртеп, төрле авырулар турында белешмәләр ясата. Мисал өчен, консультатив-диагностика үзәге табиб-хирургы “аю табаны” диагнозы куелган белешмәне ясап бирүдә арадашчы ролен уйнап, 50 мең сум акча сораган. Ришвәтче табибларга суд карары нигезендә штраф салынган.
Ринат Акчурин көнкүрештә коррупция җинаятьләре турында сөйләвен дәвам итеп, төрле документлар ясауда булышкан бер төркем кеше кулга алынганын билгеләп үтте. Алар Түбән Кама Үзәк район хастаханәсендә “эшкә сәләтсезлек” турында белешмәләр ясап биргән өчен 450 мең сум күләмендә ришвәт җыйган. Ришвәт алуның 24 очрагы ачыкланган. Фигурантлар хөкем ителгән.
2016 елның сентябрендә составында Яр Чаллы наркодиспансер мөдире дә булган бер төркем затка карар чыгарылган. Аларның вазыйфаи зат, берничә арадашчы аша системалы төстә авыруларны наркоманлык учетыннан төшерү һәм бу кешенең бөтенләй наркологик учетта тормавы турында ялган белешмә ясап биргән өчен ришвәт алуы фаш ителгән. Ришвәт суммасы 5 мең сумнан алып 30 мең сумга кадәр. Полиция хезмәткәрләре мондый төр җинаятьләрнең 12 эпизодын ачыклаган. Җинаять эше кузгатылып, суд тарафыннан карар чыгарылган.
 
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар