Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда хәләл ризыкларны тикшерү өчен махсус үзәк ясарга җыеналар

Татарстанның районара ветеринария лабораториясе республикада хәләл продукцияне тикшерү үзәге оештыру инициативасы белән чыгарга җыена. Учреждение директоры урынбасары Айдар Садриев шул хакта хәбәр итт...

Татарстанның районара ветеринария лабораториясе республикада хәләл продукцияне тикшерү үзәге оештыру инициативасы белән чыгарга җыена. Учреждение директоры урынбасары Айдар Садриев шул хакта хәбәр итте.
Татарстанда хәләл ризыкларны тикшерү өчен махсус үзәк ясарга җыеналар
«Безнең планнарыбыз – хәләл продукцияне тикшерү буенча аерым изоляцияләнгән махсус үзәк булдыру. Бүгенге көндә бу кайбер предприятиеләрне ислам дөньясы илләренә экспортка җәлеп итү белән бәйле рәвештә аеруча актуаль», – диде ул Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсенең һәм Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең хокук куллану практикасы нәтиҗәләре турында фикер алышуда.
Хәләл продукциясе – экспортның өстенлекле юнәлешләреннән берсе. «Атна саен диярлек «Хәләл» стандарты комитетыннан проба алабыз. Тәңгәл килмәү очраклары кимү тенденциясен дә әйтеп үтәсе килә. Мондый эш үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәләре турында халыкка мәгълүмат бирү һәм хәләл таләпләренә туры килми торган продукция сатучы намуссыз җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр реестрын формалаштыру өчен кирәк», – диде ул.
Учреждение директоры урынбасары Татар районара ветеринария лабораториясенең Казанның «Хәләл» стандарты комитеты һәм Мәскәүнең «Хәләл» Халыкара Комитеты белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзелүен искәртте.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, бер ел эчендә Татарстанда 68 мең тоннадан артык хәләл продукция җитештерәләр, ул 7 млрд сумга якын. Хәзерге вакытта республиканың 72 предприятиесе хәләл продукция җитештерүгә сертификацияләнгән.

Фото: татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/24/195860/

Комментарийлар