Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда халыкны яңадан укыту буенча төрле программалар эшли

Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда гражданнарны яңадан укыту буенча берничә программа гамәлгә ашырыла. «Демография» милли п...

Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда гражданнарны яңадан укыту буенча берничә программа гамәлгә ашырыла. 
Татарстанда халыкны яңадан укыту буенча төрле программалар эшли
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда пенсия алды яшендәге кешеләрне яңадан укыту буенча кыска вакытлы программа эшли башлады. Ул федераль һәм республика бюджетлары хисабына башкарыла.
«Шундый аерым чара бар — пенсиягә кадәр эшләргә биш ел калган пенсионерларны яңадан укыту. Быел бу категориягә 1964-1968 елларда туган хатын- кызлар һәм 1959-1964 елларда туган ир-атлар керә. Бүгенге көндә предприятиеләрдә эшләүче яки эшсезләр сыйфатында мәшгульлек хезмәтендә исәптә торган пенсия алды кешеләре федераль проект буенча яңадан укырга мөмкин», - диде Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Казанда пенсионерлар өчен туризм өлкәсендә WorldSkills компетенцияләре буенча укулар оештырылды. Дәресләр В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты һәм Халыкара сервис көллияте базасында уза.  Компетенцияләр төбәкара үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы «Веб-дизайн һәм эшләнмә» компетенциясе буенча бушлай уку өчен Татарстандагы пенсия алды кешеләрен җыйды.
Татарстанның пенсия алды кешеләрен шулай ук видеопроизводствога, график дизайнына һәм мобиль робот техникасына өйрәтәчәкләр. Дәресләрне Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы үткәрә. Республикада күптән түгел генә пенсия алды кешеләрен яңадан укытуның тагын бер яңа юнәлеше — профайлинг башланып китте.

Татарстанда «2014 – 2020 елларга халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. 2017-2018 елларда 176 пенсионер электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер, кондитер, каравылчы, пешекче, ЭВМ операторы, хисапчы һәм ландшафт дизайны һөнәрен алган. 2018 елда һәм 2019 елның беренче яртыеллыгында 88 кеше белем алуга җибәрелгән.
Фото: архив татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/02/192694/

Комментарийлар