Татарстанда ВИЧ-инфекцияне кисәтүгә багышланган кайнар элемтә ачыла
13 майда Татарстанда ВИЧ-инфекцияне кисәтү мәсьәләләренә багышланган кайнар элемтә эшли башлаячак. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.Гражданнар үзләрен кызыксынд...
13 майда Татарстанда ВИЧ-инфекцияне кисәтү мәсьәләләренә багышланган кайнар элемтә эшли башлаячак. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
![ТаÑаÑÑÑанда ÐÐЧ-инÑекÑиÑне киÑÓÑÒ¯Ð³Ó Ð±Ð°Ð³ÑÑланган ÐºÐ°Ð¹Ð½Ð°Ñ ÑлемÑÓ Ð°ÑÑла](https://tatar-inform.tatar/upload/image/2019/05/13/009.jpg)
Гражданнар үзләрен кызыксындырган сораулар белән 8(843)2385368 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алачак. Кайнар элемтә 17 майга хәтле иртәнге 9дан кичке 5кә кадәр эшләячәк.
Моннан тыш, Роспотребнадзорның бердәм Консультация үзәге 8 800 555 49 43 телефоны буенча тәүлек әйләнәсе кайнар элемтә оештыра.
14-19 майда Россиядә Халыкара СПИД корбаннарын искә алу көненә багышланган «Стоп ВИЧ/СПИД» акциясе узачак. Аның кысаларында федераль хезмәт татарстанлыларны медицина учреждениеләре һәм мобиль хезмәт күрсәтү пунктларында ВИЧ-инфекциягә тест узарга чакыра.

Комментарийлар