Татарстанның Баш ветеринария идарәсе инспекторлары белән Республиканың хайваннар авыруларына каршы көрәшү станциясе хезмәткәрләре хәзерге вакытта Татарстан чигендә тәүлек әйләнәсендә сакта торып, күрше төбәкләрдән кергән зур йөк автомобильләренең шассиен дезинфекцияли.
ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов сүзләренчә, бүген Татарстанның Чүпрәле, Апас, Кайбыч, Буа районнары территорияләре куркыныч астында калды. Африка чумасы Чүпрәледән нибары 90 чакрым ераклыктагы Чуашстан авылларында теркәлгән. Аннан ерак түгел Буа районында 60 мең баш дуңгыз асралган «Авангард» хуҗалыгы урнашкан. Татарстанда исә бүгенге көндә 70 дуңгызчылык хуҗалыгы, барлыгы 500 меңнән артык баш дуңгыз исәпләнә. Вирус үтеп керә калса, аның зыянын күз алдына китерү дә кыен, дип кисәтә ветеринарлар. Вирусны юк итү өчен санитария чараларына гына да миллионлаган сум акча таләп ителәчәк. Шуңа күрә ветеринарлар бүген ярминкә һәм базарларда дуңгыз ите сатуны тыя, дуңгыз асраучыларны малны урамга чыгармаска өнди.
Комментарийлар