Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда узган тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 14 яңа очрагы теркәлгән

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 14 яңа очрагы расланган, аларның күбесе Казанда. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хә...



Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 14 яңа очрагы расланган, аларның күбесе Казанда. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.



58449


«Ун кеше хастаханәгә салынган, 4 кеше өйдә дәвалана. Өйдә дәваланучыларда авыруның җиңел яки симптомсыз формасы күзәтелә», — диде Галимова.




Аның сүзләренчә, ачыкланган очракларның берсе генә читтән кертелгән, калган татарстанлылар авыру кешеләр белән элемтәдән инфекция  йоктырган. Авыручылардан күпчелеге - алтысы 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 50дән 60 яшькә кадәргеләр 3 кеше.




Covid-19 ачыкланган очраклар саны буенча торак пунктлардан Казан алда бара – анда алты кеше, икенче урында Чүпрәле районы — биредә өч кеше. Моннан тыш, Буа һәм Лаеш районнарында берәр авыру ачыкланган. Тагын бер кеше Екатеринбург шәһәреннән авыру йоктырып кайткан.


 
Фото: Рамил Гали

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар