РФ Президенты Владимир Путин Россия космонавты Сергей Рыжиковка Россия Герое исеме бирү турындагы Указга кул куйган. Шул хактагы документ хокукый актлар рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
Моннан тыш, якташыбыз «Россия Федерациясе очучы-космонавты» дигән мактаулы исемгә лаек булган.
- Сергей Рыжиков 1974 елның 19 августында Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә туган. Ул «Союз МС-02» транспорт корабле экипажы командиры һәм Халыкара космик станция экипажы бортинженеры сыйфатында 2016 елның октябре – 2017 елның апрелендә галәмгә очкан. МКС-49/50 төп космик экспедицияләрендә катнашкан. Галәмдә барлыгы 173 тәүлек 3 сәгать 15 минут 21 секунд булган.
Сергей Рыжиков «Мәскәү – Татарстан күпере» IV Мәскәү яшьләр форумында чыгыш ясаячак, диелгән әлеге хәбәрдә.
Комментарийлар