Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда турфирма директоры клиентларының 5 млн сум акчасын үзләштергән

Казанның "Фламинго" туристлык фирмасы директорына карата хөкем карары чыгарылган. 29 яшьлек хатын-кыз зур күләмле акча үзләштереп, мошенниклыкта гаепләнә, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы.Тикшерүчеләр м...

Казанның "Фламинго" туристлык фирмасы директорына карата хөкем карары чыгарылган. 29 яшьлек хатын-кыз зур күләмле акча үзләштереп, мошенниклыкта гаепләнә, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы.
Тикшерүчеләр мәгълүматы буенча, 2017 елның гыйнварыннан июнь аена кадәр әлеге турфирма директоры чит илдә ял итәргә җыенган 29 клиент белән килешү төзи. Ләкин алынган 5 млн сум тирәсе акчаны ул юлламаны броньлау өчен туроператорларга күчерми, ә үзләштереп куя. Шуннан соң канәгатьсезлек белдерүче клиентларыннан качып йөри башлый.
Судта мошенник хатын-кыз үз гаебен өлешчә генә таныды. Суд карары буенча ул өч елга ирегеннән мәхрүм ителде һәм гомуми режимдагы төзәтү колониясенә билгеләнде. Шулай ук аңа әле клиентларына китергән зыянны капларга кирәк булачак, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.
 

Комментарийлар