Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда «Тукай картасы» программасын ясарга җыеналар

ТР Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында «Тукай картасы» программасын булдырырга тәкъдим иттеләр. Республиканың мәдәни берләшмәсе шундый идея белән чыкты.«10-14 яшьлек балалар ө...

ТР Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында «Тукай картасы» программасын булдырырга тәкъдим иттеләр. Республиканың мәдәни берләшмәсе шундый идея белән чыкты.
«10-14 яшьлек балалар өчен „Пушкин картасы“ мисалында республика программасын гамәлгә кую мөмкинлеген карау бик яхшы булыр иде», — диде Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, мәдәният учреждениеләре төрле яшьтәге һәм кызыксынулары төрле булган кешеләрне җәлеп итә торган заманча эчтәлек белән баетылырга, анда кешеләр иҗади сәләтләрен ача һәм күрсәтә алырга тиеш. «Бу мәсьәләдә дәүләт-шәхси партнерлыгын гамәлгә ашыру өчен зур потенциал бар. Механизмнарны бергәләп булдырырга кирәк», — дип искәртте ул.
Президент билгеләп үткәнчә, Татарстан узган ел нәтиҗәләре буенча мәдәният учреждениеләренең көйле эшләве нәтиҗәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында сатылган билетлар саны буенча илдә беренче урынны алган.
«“Пушкин картасы”нда билгеләнгән яшь кысалары белән генә чикләнмичә, әлеге эшне дәвам итәргә кирәк», — дип сүзен төгәлләде ТР Президенты.
Россиядә «Пушкин картасы» проекты РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/culture/25-03-2022/tatarstanda-tukay-kartasy-programmasyn-yasarga-yenalar-5852148

Комментарийлар