Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда туберкулезны кисәтү буенча кайнар линия эшли

Татарстанда 23 мартка кадәр туберкулезны кисәтү буенча кайнар линия эшли. Әлеге чара 24 март - Халыкара туберкулез белән көрәшү көне уңаеннан оештырылган.Республикада яшәүчеләр эш көннәрендә 9.00...

Татарстанда 23 мартка кадәр туберкулезны кисәтү буенча кайнар линия эшли.
 
Әлеге чара 24 март - Халыкара туберкулез белән көрәшү көне уңаеннан оештырылган.
Республикада яшәүчеләр эш көннәрендә 9.00 дан 18.00 сәгатькә кадәр Казан номерына шалтыратып белгечләргә мөрәҗәгать итә ала: 8(843)238-21-74.
Татарстанда бүгенге көндә туберкулез авырулы 2 675 кеше исәпләнә, аларның 39 ы - 14 яшькә хәтле балалар. Узган елны республикада авыру 9,2 процентка кимеде, дип хәбәр итә Татарстан буенча Россия кулланучылар күзәтчелегенең матбугат хезмәте.
Туберкулез таралуны кисәтүнең бүгенге көндә төп чаралары: ел саен флюорография тикшеренүе узу, балаларны әлеге авыруга каршы иммунлаштыру, авыручыларны махсус стационарларда дәвалау, туберкулез таралган урыннарда профилактик чаралар үткәрү.
 

Комментарийлар