Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда төп дәүләт имтиханын татар телендә 70ләп укучы бирәчәк

 Татарстанда 9 нчы сыйныфны тәмамлаганда төп дәүләт имтиханын татар телендә бирү турында 70ләп бала белдергән. 1275 укучы ирекле имтихан буларак татар теле һәм әдәбиятын сайлаган.Бу хакта Татарст...

 
Татарстанда 9 нчы сыйныфны тәмамлаганда төп дәүләт имтиханын татар телендә бирү турында 70ләп бала белдергән. 1275 укучы ирекле имтихан буларак татар теле һәм әдәбиятын сайлаган.
Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илсур Һадиуллин журналистлар белән очрашуда белдерде.
"9 нчы сыйныфны тәмамлаганда укучылар дүрт имтихан бирә: рус теле, математика һәм тагын ике фән укучы теләге белән сайлана. Соңгы ике имтихан кысаларында татар теле фәнен сайларга була. Моңа беркем каршы килми", диде Һадиуллин.
Төп дәүләт имтиханын татар телендә бирергә Татарстанда 70ләп бала гариза тапшырган. 1275 бала татар теле һәм әдәбиятыннан имтихан бирәчәк.
Ә инде мәҗбүри рәвештә моңа кадәр уздырылып килгән дәүләт аттестациясе быел булмый. "Бишенче мәҗбүри имтихан баланың хокукларын бозу була, шуңа күрә быел аз гына үзгәрешләр кертелде. Белгәнегезчә, безне Рособрнадзор да, прокуратура да тикшерде", дип сөйләде министр урынбасары.
Шул ук вакытта укучыларның татар теле һәм әдәбиятыннан белемнәрен һәр мәктәп үзенчә тикшерергә хокуклы. Кемдер диктант, кемдер инша сайлый ала. Бу балаларның теләкләрен исәпкә алып оештырыла диде Һадиуллин.
БДИны, федераль кануннарга ярашлы, бары тик рус телендә генә бирә алалар, дип искәртте Илсур Һадиуллин. "Предметларны татар телендә укысалар да, балалар параллель рәвештә имтиханны рус телендә бирүгә әзерләнә", диде түрә.
Былтыр Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак та, туган тел буларак та укыту ихтыярига калды. БДИны милли республикалар телләрендә тапшыру каралмаган.
 
https://www.azatliq.org

Комментарийлар