Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда төнлә һәм иртән томан көтелә

17 февральдә төнлә һәм иртән республика территориясендә урыны белән томан төшәчәк.Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә Татарстанда һава торышы аязучан...

17 февральдә төнлә һәм иртән республика территориясендә урыны белән томан төшәчәк.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә Татарстанда һава торышы аязучан болытлы һава була. Көндез бераз кар яварга мөмкин. Төнлә явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан уртача тизлектә фаразлана.
Төнлә һава температурасы -9..-14 градус, аязганда терекөмеш баганасы -19 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы — 3 градустан 8 градуска кадәр салкын.
Юлларда бозлавык күзәтелә, дип кисәтә синоптиклар.
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/16-02-2022/tatarstanda-t-nl-m-irt-n-toman-k-tel-5849542

Комментарийлар