Татарстанда томан һәм 33 градуска кадәр эсселек көтелә
Бүген, 19 июль көнне, Татарстанда элек урнашкан эссе һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми. Әмма...
Бүген, 19 июль көнне, Татарстанда элек урнашкан эссе һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми. Әмма төнлә һәм иртән төбәктә урыны белән томан төшәргә мөмкин. Талгын җил исәчәк.
Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 15 тән 20 градуска кадәр җылылыкта була. Көндез һава +28, +33 градуска кадәр җылыначак.
Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, сишәмбе һәм чәршәмбе, 20 һәм 21 июль көннәрендә, Татарстанга яшенле яңгырлы, көчле җилле, боз явуы мөмкин булган тотрыксыз һава торышы кайтачак. Шул ук вакытта температура фоны кимемәячәк.

Комментарийлар