Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясенең 54 яңа очрагы ачыкланган

Татарстан табиблары тәүлек эчендә Сovid-19 коронавирусының 54 яңа очрагын ачыклады. Авыручылар саны кичә теркәлгән күрсәткечтән тугыз очракка кимрәк. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе...



Татарстан табиблары тәүлек эчендә Сovid-19 коронавирусының 54 яңа очрагын ачыклады. Авыручылар саны кичә теркәлгән күрсәткечтән тугыз очракка кимрәк. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.



11


«20 кеше хастаханәгә урнаштырылды, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 34 кеше өйдә дәвалана», – дип хәбәр итте Галимова.




Авыруларның күбесе 30 яшьтән 50 яшькә кадәргеләр – алар 21 кеше. 14 кеше - 50дән 60 яшькә кадәр булганнар.




Инфекциялеләрнең күбесе – 39 кеше Казанда ачыкланган. Икенче урында Әтнә районы – анда дүрт очрак теркәлгән. Өченче урында Чаллы, шәһәрдә авыруны өч кеше йоктырган. Лаеш, Түбән Кама, Питрәч районнарында - икешәр, Буа, Яшел Үзән районнарында берәр очрак ачыкланган.




Пандемия башланганнан бирле Татарстанда Covid-19 авыруының 2966 очрагы теркәлгән. Пациентларның күпчелек өлеше инде терелде һәм дәвалау учреждениеләреннән чыгарылды.


Комментарийлар