Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясен йоктыруның 105 яңа очрагы ачыкланды

Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыру очраклары арта бара. Тәүлек эчендә 105 яңа очрак ачыкланган, бу алдагы көнгә караганда өчкә күбрәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте...



Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыру очраклары арта бара. Тәүлек эчендә 105 яңа очрак ачыкланган, бу алдагы көнгә караганда өчкә күбрәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.



6348


«31 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 74е амбулатор дәвалануда, аларының авыруы җиңел яки симптомсыз формада», — диде Галимова.




Инфекцияле авырулар арасында 30дан 50 яшькә кадәрге 31 кеше теркәлгән. Икенче урында 60тан 70 яшькә кадәр булганнар, алар 27 кеше. Өченче урында — 50дән 60 яшькә кадәрле 24 авыру. 18 кеше 18дән 30 яшькә, дүртесе 70-80 яшь аралыгына керә. Бер авыру 18 яшькә кадәр булганнар арасында теркәлгән.




Барыннан да элек, чир йоктырганнарның күбесе Казанда — 41, аннан Чаллыда - 22 кеше. Өченче урында Түбән Кама районы тора, анда 11 авыру ачыкланган. Әлмәт һәм Арча районнарында – алтышар, Алабуга, Мамадыш районнарында дүртәр очрак теркәлгән. Биектау, Кукмара һәм Питрә районнарында икешәр яңа очрак, Балтач, Лаеш, Лениногорск, Саба, Тәтеш районнарында берәр очрак ачыкланган.




Диагностика барышында Татарстанда Covid-19 авыруы 1415 кешедә расланган, стационарда 375 кеше дәвалана, шуларның алтысы ИВЛ – ясалма сулыш алдыру аппаратларына тоташтырылган. Барлыгы шул вакыт эчендә 251 пациент сәламәтләнде, шул исәптән 68е узган тәүлектә.


 
Фото: Владимир Васильев

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар