Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 авыруының 53 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда узган тәүлек эчендә 53 яңа Сovid-19 коронавирус белән зарарлану очрагы ачыкланган. Иң күбе — Казанда. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.«13 кеше х...



Татарстанда узган тәүлек эчендә 53 яңа Сovid-19 коронавирус белән зарарлану очрагы ачыкланган. Иң күбе — Казанда. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.



6348


«13 кеше хастаханәгә урнаштырылды, Кырык кешедә авыруның җиңел яки симптомсыз формасы. Алар өйдә дәвалана», — дип хәбәр итте Галимова.




Иң күп чир йоктыручылар 30-50 яшьтәгеләр — 17 кеше, шулай ук 50-60 яшьтәгеләр — 13 кеше.




Яңа зарарланучыларның географиясенә килгәндә, иң күп өлеше Казанга туры килә - 27 кеше, икенче урында — Чаллы - 17. Районнар арасында авыручылар саны буенча Тукай районы алда бара, анда 3 кеше авырый.




Татарстанда пандемия башланганнан бирле барлыгы 3079 Covid-19 очрагы теркәлгән.


Комментарийлар