![original](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2016/08/original.jpg)
Татарстанда "Тәртип" дигән яңа телеканал теркәлгән. Элек "Тәртип" радио буларак кына эшләгән иде.
Идарә мәгълүматлары буенча соңгы 7 айда Татарстанда 58 массакүләм мәгълүмат чарасы эшчәнлеген туктаткан, алар арасында 18 газета, 15 журнал, 3 телеканал, 8 телепрограмма, 1 радиоканал, 2 электрон көндәлек басма һәм бер мәгълүмат агентлыгы бар. Суд карары буенча 10 басма ММЧ ябылган.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә 1000 ММЧ үз эшчәнлекләрен алып бара.
Комментарийлар