Татарстанда «Таян Аллага» әдәби бәйгесе игълан ителә
Татарстан мөфтияте Россия ислам институты һәм «Идел» журналы белән берлектә «Таян Аллага» Бөтенроссия әдәби бәйгесен үткәрә. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.Әлеге конкурс Россия Фед...
Татарстан мөфтияте Россия ислам институты һәм «Идел» журналы белән берлектә «Таян Аллага» Бөтенроссия әдәби бәйгесен үткәрә. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге конкурс Россия Федерациясендә яшәүче татарлар арасында талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлеген үстерү максатыннан уздырыла.
Бәйге өч этапта үтә. 1 этап — әсәрләрне җыю — 2021 елның 10 гыйнварыннан 30 апреленә кадәр барачак. 2 этапта — жюри әгъзалары тарафыннан әсәрләрне бәяләү (1 май — 30 июнь), 3 этапта җиңүчеләрне билгеләү (2021 елның сентябре) булачак.
Бәйгедә 10 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге Россия гражданнары катнаша ала. Төп шарт булып аларның иҗади эш белән профессиональ шөгыльләнмәүләре тора.
Бәйге шигърият, чәчмә әсәр, драматургия, публицистика 4 номинацияләрендә уза. Конкурска тәкъдим ителә торган әсәрләрне һәм мәкаләләрне, татар әдәби телендә язып, электрон вариантта tatarkonkurs@mail.ru почта тартмасына юлларга кирәк. Бәйгедә катнашучылар, әсәрләр белән бергә, үзләре турында кыскача мәгълүматны, адресларын һәм телефон номерларын да җибәрергә тиеш.
2010 елдан башлап үткәрелә торган «Таян Аллага» әдәби бәйгесен танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов башлап җибәрде. Бәйгегә йомгакны «X Якупов укулары» төбәк фәнни-гамәли конференциясе вакытында ясау көтелә.

Комментарийлар