Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда татарча сөйләшә торган курчаклар ясый башлыйлар

Татарстанда милли киемнәрдән татарча сөйләшүче курчаклар ясый башлыйлар.Шул турыдагы инициативаны президент Рөстәм Миңнеханов та хуплаган. "Татарстанда милли уенчыклар ясау идеясе барлыкка килде. Без...

Татарстанда милли киемнәрдән татарча сөйләшүче курчаклар ясый башлыйлар.
Шул турыдагы инициативаны президент Рөстәм Миңнеханов та хуплаган. "Татарстанда милли уенчыклар ясау идеясе барлыкка килде. Без татар халкының танылган шәхесләре хөрмәтенә, әкият һәм легенда мотивларына багышлап уенчыклар ясый алабыз", - дип сөйли проектны башлап җибәрүче, Питрәч районы остасы. Бу хакта ТР президенты рәсми сайтында хәбәр ителә.
Аның сүзләренчә, мондый уенчыклар белән бигрәк тә республиканың балалар бакчалары кызыксына, алар өчен йөзләп курчак әзерләнгән инде. Рөстәм Миңнеханов әлеге проектка Казан халык сәнгате кәсепләре һөнәри лицее студентларын да тартырга тәкъдим итте.
 
Фото: http://president.tatarstan.ru
 

Комментарийлар