Реклама
Татарстанда тагын мәктәпләр оптимальләштерелергә мөмкин
Киләсе уку елында Татарстанның 10 районындагы мәктәпләр оптимальләштерелергә мөмкин.Теләче районының Алан, Олы Мишә, Югары Кибәхуҗа урта мәктәпләрен тугызъеллыкка калдыру һәм Лесной, Шармаш тугызъеллы...
Киләсе уку елында Татарстанның 10 районындагы мәктәпләр оптимальләштерелергә мөмкин.
Бу мәсьәләне Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында күтәрделәр.
“Республикада киләсе уку елында мәктәпләре оптимальләштерү шаукымына эләккән 10 район бар. Алар финанс органнары таләбе буенча, урта мәктәптән төп мәктәпкә күчерелә. Теләчедә 3 мәктәп оптимальләштерүгә эләгә. Пәнҗешәмбе көнне бу уңайдан Энгель Фәттахов район башлыклары белән җыелыш уздырачак”, - дипаңлатма бирде республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов. Аның сүзләренчә, мәктәпләрне берләштергәндә милли статус югала икән, андый оптимальләштерү гамәлгә ашырылмый. Бу татар мәктәпләренә генә түгел, мари, мордва, удмурт, чуваш мәктәпләренә дә кагыла.
Комитет җитәкчесе Разил Вәлиев әйтүенчә, укучылар саны сиксәннән ким булмаса, алар сакланырга тиеш. Шулай ук ул авылларда мәктәпләр ябылганда, җирле халык фикерен дә исәпкә алырга кирәклеген билгеләп үтте.
Теләче районының Алан, Олы Мишә, Югары Кибәхуҗа урта мәктәпләрен тугызъеллыкка калдыру һәм Лесной, Шармаш тугызъеллык мәктәпләрен башлангыч итү хакында сүз булган иде.

Комментарийлар