Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда тагын бер яшүсмер үзенә кул салган

Балтач районының Норма авылында 15 яшьлек малай үзенә кул салган.24 апрельдә дөньядан киткән 8 нче сыйныф укучысы укуда алдынгылардан саналмаса да, спорт белән актив шөгыльләнгән, көрәш ярышларында пр...


Балтач районының Норма авылында 15 яшьлек малай үзенә кул салган.



24 апрельдә дөньядан киткән 8 нче сыйныф укучысы укуда алдынгылардан саналмаса да, спорт белән актив шөгыльләнгән, көрәш ярышларында призлы урыннар яулаган була.
Малай 13 яшьлек сеңлесе һәм әтиләре белән генә яшәгән. Әниләре 2007 елда ук гаиләдән китеп, күрше авылда икенче ир-ат белән гомер иткән. Әтиләре еш кына эчкәләү аркасында алар имин булмаган гаиләләр исәбендә торган, уңай якка үзгәрешләр булганнан соң,  аларны исәптән алганнар.
Әлеге фаҗига буенча җинаять эше кузгатылган.

Комментарийлар

Реклама