Татарстанда табиблар холестерин артуның нәселдән килү мөмкинлеген өйрәнә
Татарстанда холестерин арту һәм атеросклероз нәселдән килү мөмкинлеге өйрәнелә. Бу проект турында бүген йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтте. Г...
Татарстанда холестерин арту һәм атеросклероз нәселдән килү мөмкинлеге өйрәнелә. Бу проект турында бүген йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтте.
"2018 елда Идел буе федераль университеты һәм Казан дәүләт медицина университеты белән берлектә, эшләүче кешеләрдә һәм аларның гаилә әгъзаларында гаилә гиперхолистеринемиясен өйрәнү буенча профилактик проект гамәлгә ашырыла башлады", - диде министр.
Проект кысаларында холестерин арту һәм атеросклероз нәселдән килү мөмкинлеге өйрәнелә. "Фундаменталь медицина һәм биология институты базасында генетик лаборатория булдырылган, анда генның гиперлипидемияга һәм кан тамырлары зарарлануга, миокард инфарктына китерә торган кимчелекләре өйрәнеләчәк", - диде министр. Программада 500 өлкән кеше һәм 250 бала катнашачак.
- Гиперхолестеринемия – нәселдән килгән чир, геннардагы мутация канда холестерин күләме күпкә артуына китерә. Дәваланмаган очракта, мондый кешеләр яшьли атеросклероз, инфаркт һәм инсультларга дучар булырга мөмкин.

Комментарийлар