Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 53 яңа очрагы ачыкланган
Татарстан табиблары соңгы тәүлектә Covid-19ның 53 яңа очрагын ачыклаган. Алар арасында авыруны читтә йоктыру очраклары юк. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте башлыгы Лилия Галимова хәб...
Татарстан табиблары соңгы тәүлектә Covid-19ның 53 яңа очрагын ачыклаган. Алар арасында авыруны читтә йоктыру очраклары юк. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте башлыгы Лилия Галимова хәбәр итте.
«Дүрт кеше хастаханәдә, 49 кеше өйдә дәвалана», — диде Галимова.
Авыручыларның иң күбе 50-60 яшьлекләр — 20 кеше, шулай ук 30-50 яшьлекләр арасында — 16 кеше.
Авыру йоктыручыларның иң күбе Казанда — 22 очрак һәм Алабуга районында 9 очрак. Чаллы һәм Чүпрәле районында алтышар очрак теркәлгән. Биектау, Түбән Кама районнарында – икешәр, Балтач, Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы, Питрәч һәм Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.
Коронавирус башланганнан бирле Татарстанда 3611 авыру ачыкланган, пациентларның күбесе дәваланып беткән.
Комментарийлар