Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 71 яңа очрагы ачыкланган
Татарстане коронавирус инфекциясе йоктыру очракларының кимүе күзәтелә. Соңгы тәүлектә шундый 71 пациент ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лили...
Татарстане коронавирус инфекциясе йоктыру очракларының кимүе күзәтелә. Соңгы тәүлектә шундый 71 пациент ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«27 кеше хастаханәгә озатылган, 44 кеше өендә дәвалана», — диде Галимова.
Инфекция йоктыручыларның күбесе (42 кеше) — 30-70 яшьтә. Авыру эләктергән кешеләрнең күбесе Казанда (30) һәм Чаллыда (22) теркәлгән.
Эпидемия башланганнан алып Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның барлыгы 1832 очрагы ачыкланган, шуларның 640ы (шул исәптән 165е — узган тәүлектә) терелгән.
Комментарийлар