Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 65 яңа очрагы теркәлгән

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 65 яңа очрагы теркәлгән, шуларның күбесе — Казанда. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.«Алты к...



Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 65 яңа очрагы теркәлгән, шуларның күбесе — Казанда. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.



5534


«Алты кеше хастаханәгә озатылган, илле тугызы өендә дәвалана, чөнки аларда авыру җиңел формада яки симптомнарсыз уза», — диде Галимова. Аның сүзләренчә, 7 кеше инфекцияне чит илдә йоктырган, калган 58 кеше аны башка авырулар белән якыннан аралашканнан соң эләктергән.




Коронавирус инфекциясе йоктыручыларның күбесе (18 кеше) — 30-50 яшьтә. Казанда — 21, Чаллы шәһәре һәм Әтнә районында — 6шар, Алабуга районында 5 очрак ачыкланган. Әлеге исемлектә шулай ук Әгерҗе, Актаныш, Тукай, Сарман, Балтач, Яшел Үзән, Чүпрәле, Нурлат, Чистай, Теләче, Арча һәм Питрәч районнары да бар.




Бер тәүлек эчендә — өч пациент, эпидемия башланганнан алып 78 кеше терелгән.


 
Фото: Владимир Васильев

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар