Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 39 яңа очрагы ачыкланган
Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 39 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.«Татар...
Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 39 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
![vvs_5546%5b1%5d](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2020/07/VVS_55465B15D.jpg)
«Татарстанда коронавирус инфекциясенең 39 яңа очрагы расланды. Шулардан 37 кеше моңа кадәр коронавирус эләктергән авырулар белән аралашкан, ике кеше инфекцияне чит илдә йоктырып кайткан. 5 кеше хастаханәгә озатылган, калган 34 кеше өендә дәвалана», — диде Галимова.
Инфекция йоктыручыларның икесе балигъ булмаган, 7 кеше 18-30 яшь аралыгында, 18 кеше 30-50 яшь аралыгында.
Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанда (21 кеше) ачыкланган. Моннан тыш, Чаллыда — алты, Лаеш районында — өч, Биектау районында — ике, Аксубай, Баулы, Яшел Үзән, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч һәм Сарман районнарында берәр кеше инфекция эләктергән.
Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 4634 очрагы теркәлгән, 3472 кеше (шуларның 48е — узган тәүлектә) терелгән. 1146 кеше дәвалануын дәвам итә.
Комментарийлар