Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 авыруының 54 яңа очрагы ачыкланган
Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусының 54 яңа очрагы теркәлгән. Барлык пациентлар да авыруны республикада, контакт юл белән йоктырган. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җит...
Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусының 54 яңа очрагы теркәлгән. Барлык пациентлар да авыруны республикада, контакт юл белән йоктырган. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
![01](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2020/06/01.jpg)
«30 кеше хастаханәдә ята, 24 кеше өйдә дәвалана», — диде Лилия Галимова.
Авыручыларның күбесе 30дан 50 яшькә кадәр булган категориядә — 23, 70тән 80 яшькә кадәр — 11 һәм 60тан 70 яшькә кадәр — 10 кеше.
Авыручылар арасында иң күбе Казан кешеләре — 35. Авыручылар саны буенча икенче урында - Чаллы, анда 6 очрак теркәлгән.
Татарстанда коронавирус диагностикасының бөтен чорында 3351 авыру ачыкланган. Аларның күбесе дәваланып бетте, шул исәптән 177 кеше узган тәүлек эчендә терелде, дип аңлатты Галимова.
Комментарийлар