Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда шимбә көнне җылытачак

Якындагы көннәрдә Татарстанда яңгыр көтелә, урыны белән яшен дә булырга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.Иртәгә төнлә явым-төшем ихтималы аз...

Якындагы көннәрдә Татарстанда яңгыр көтелә, урыны белән яшен дә булырга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Иртәгә төнлә явым-төшем ихтималы аз, ә көндез бераз яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +2…+3 градус булса, көндез +10…+15 градус булачак.
28 һәм 29 апрельдә яңгыр яварга мөмкин, ә чәршәмбе көндез яшенле яңгыр булырга мөмкин. Төнлә — 1 градуска кадәр салкынайтачак, көндез — 7-13 градус җылы.
Беренчел мәгълүматлар буенча, республикага җылы шимбәдән дә иртәрәк килмәячәк. Ул көнне һава температурасы +12…+17 градуска кадәр күтәреләчәк. Урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин.
 
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/26-04-2021/tatarstanda-shimb-k-nne-ylytachak-5821264

Комментарийлар