Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны башланды

Татарстанда «Рамазан — изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны башланды. Ел саен уздырыла торган акцияне Рамазан ае кысаларында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте игълан итте. Чара авыру бал...



Татарстанда «Рамазан — изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны башланды. Ел саен уздырыла торган акцияне Рамазан ае кысаларында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте игълан итте. Чара авыру балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм итү йөзеннән оештырыла. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.



mechet


Традицион рәвештә нәкъ менә шушы изге айда республикабыз мөселманнары хәйриячелек өлкәсендә иң зур активлык күрсәтә, чөнки Рамазан аенда сәдака бирү бик күркәм гамәлләрдән санала.









Изге гамәлләр кылу, аз керемлеләргә һәм авыруларга карата юмартлык күрсәткән өчен саваплар шушы 30 көндә күпкә тапкырлана һәм ул адәм баласын Аллаһы Тәгаләгә тагын да якынайта.




Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: «Иң яхшы сәдака — Рамазан ае сәдакасы». Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрегезне кабул кылсын, диелә хәбәрдә.




Ярдәм итү ысуллары һәм реквезитлар Диния нәзарәте сайтында күрсәтелгән.


 
Фото: Илнар Төхбәтов

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар