Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда приставлар алимент буенча 490 млн сум бурычны түләткән

Татарстанда приставлар алимент буенча 490 млн сум бурычны түләткәннәр. Бу турыда РФ Суд приставы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат секретаре Лилия Хәлимова хәбәр итте....

Татарстанда приставлар алимент буенча 490 млн сум бурычны түләткәннәр. Бу турыда РФ Суд приставы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат секретаре Лилия Хәлимова хәбәр итте.
Августта республикада алиментлар буенча бурыч 16 млн сумга кимегән.
Балаларга яки эшкә яраклы булмаган ата-аналарга алимент түләмәгән өчен 601 җинаять эше кузгатылган. Түләмәүчеләрдән тотып калу өчен, гомуми бурычның миллиард сумнан артуы турындагы документлар республика оешмаларына җибәрелгән.
Вазифасын үтәмәүчеләрне җаваплылыкка тартуның бурычны түләүдән азат итмәве искәртелә.
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/31/170686/

Комментарийлар