Татарстанда, пластик операция ясатып, ике кеше һәлак булган
2017 елда Татарстанда пластик операция үлемгә китергән ике очрак теркәлгән. Еллык нәтиҗәләр буенча, матурлык индустриясе өлкәсендәге хезмәт күрсәтүләргә карата ТР Росздравнадзор хезмәтенә 50 ләп шикая...
2017 елда Татарстанда пластик операция үлемгә китергән ике очрак теркәлгән.
Еллык нәтиҗәләр буенча, матурлык индустриясе өлкәсендәге хезмәт күрсәтүләргә карата ТР Росздравнадзор хезмәтенә 50 ләп шикаять килгән. Бу хакта ТР ведомствосы җитәкчесе урынбасары Любовь Шәйхетдинова сүзләренә сылтама белән ТНВ хәбәр итә.
Һәлак булган хатын-кызларның берсенә алга таба ябыгу өчен ашказанын кечерәйтү буенча операция ясаган булганнар. Икенче очракта анестезиологик өзлегү үлемгә китергән, дип хәбәр иткән Шәйхетдинова.
Россия регионнары арасында Татарстан пластик операцияләр ясау саны буенча беренче өчлектә. Шуларның иң таралганы - маммопластика. Блефаропластика һәм күз кабагын яхшырту буенча да күп мөрәҗәгать итәләр. Шулай ук липосакция дә киң таралган, дип белдергән шәхси клиниканың хирургия бүлеге мөдире Марат Хәйруллин.
Аның сүзләренчә, матурлык хакына пычак астына ятучыларның 90% ын - хатын-кызлар, ә 10% ын ир-атлар тәшкил итә.
Узган елгы нәтиҗәләр буенча, ТР Росздравнадзор хезмәтенә матурлык өлкәсендәге сыйфатсыз хезмәтләр буенча 50 тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр. Клиникаларда ясалган пластик операцияләр буенча иң аз мөрәҗәгать Татарстанда булган.

Комментарийлар