Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда пилотсыз кар чистарту машиналары барлыкка килергә мөмкин

Татарстанда пилотсыз кар чистарту машиналары барлыкка килергә мөмкин, дип белдерде Милли технологик инициатива вәкиле Ярослав Федосеев. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.  Мондый машиналардан т...

Татарстанда пилотсыз кар чистарту машиналары барлыкка килергә мөмкин, дип белдерде Милли технологик инициатива вәкиле Ярослав Федосеев. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.


 
 


Мондый машиналардан тестлы файдалану Рязань өлкәсендә башланды. "Киләчәктә автоматлаштырылган кар чистарту техникасы Мәскәүдә һәм Татарстан Республикасының кайбер шәһәрләрендә — пилотсыз автомобильләрне эксплуатацияләү буенча "пилот"шәһәрләрдә барлыкка килергә мөмкин", — диде Федосеев.
Пилотсыз техника тракторларның эш вакытын арттыру аркасында кар чистарту тизлеген 35%ка арттырырга мөмкин.
Тест режимында мондый техника төнлә һәм күп кар яумаган вакытта гына эшли, ә 50 м радиуста пилотсыз машиналарның эше турында хәбәр итүче табличкалар урнаштырыла. Техниканы диспетчер читтән контрольдә тота, әлегә аны ябык территориядә генә сынап карыйлар.
 
Фото: https://pixabay.com

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/21/177502/

Комментарийлар